Дәүләт Думасында партнерлык финанслары өлкәсендә базарны һәм финанс инфраструктурасын алга таба үстерү мәсьәләсе буенча очрашу узды

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

4 июньдә РФ Дәүләт Думасында финанс оешмалары, бизнес һәм халыкның сорауларын исәпкә алып, партнерлык финанслары өлкәсендә базарны һәм финанс инфраструктурасын алга таба үстерү өчен РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Финанс базары комитеты рәисе А.Г.Аксаков,  Икътисадый сәясәт комитеты рәисе  М.А.Топилин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов, Сбербанк һәм Ак Барс Банк катнашында партнерлык финанслары продуктларын стандартлаштыру механизмын формалаштыру, партнерлык финанслары буенча эшчәнлек алып баручы оешмаларның эшчәнлек сыйфатын тәэмин итү һәм эксперимент кысаларында алга таба үсеш өчен кирәкле актуаль мәсьәләләр буенча очрашу булып узды. 

 

Исегезгә төшерик, 2023 елның 1 сентябреннән Россиянең дүрт төбәгендә – Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда – партнерлык (ислам) финансларын кертү буенча эксперимент эшли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International