Татарстан җитештерүчеләре Бакуда халыкара нефть һәм газ күргәзмәсендә катнаша

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Татарстаннан 4 компания Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән 29 нчы Халыкара  «Каспий нефте һәм газы» - Caspian Oil and Gas күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмәдә катнашуда ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бушлай күрсәтелде. 

Ярдәм күргәзмә өчен индивидуальһәм күмәк стенд төзүне, күргәзмә мәйданнарын һәм җиһазларын арендалауны, шулай ук теркәлү җыемнарын түләүне үз эченә алды.

«Каспий нефте һәм газы» күргәзмәсе үз мәйданчыгында бөтен дөнья нефть индустриясе лидерларын җыя. Узган елдан башлап «Каспий нефте һәм газы» Баку энергетика атналыгы кысаларында уза. Күргәзмә нефть, газ һәм энергетика өлкәсенең әйдәп баручы профессионалларының очрашу урыны булып тора, анда меморандумнар, килешүләр һәм алга таба хезмәттәшлек турында контрактлар имзалана. Күргәзмәдә һәм конференциядә катнашучылар исемлегендә дөньяның нефть һәм энергетика секторының әйдәп баручы компанияләре бар. 

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының күмәк стендында түбәндәге компанияләр тәкъдим ителде: 

1. «ПЕТРОЛАЙН-А» ФҖБ ҖЧҖ – программа тәэминаты контроль-үлчәү приборлары җитештерү;

2. «Питон Кама» ҖЧҖ – өзлексез туклану чыганаклары, шинүткәргечләр һәм яктырту приборлары җитештерү;

3. «КЭП» ҖЧҖ –  электр бүлү һәм көйләү аппаратурасы җитештерү;

4. «Смарткем» ҖЧҖ – бораулау һәм нефть кәсепчелеге өчен чимал булган химик компонентлар җитештерү.

Татарстан Республикасында эшләүче экспортерларга ярдәм чаралары турында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International