Хөрмәтле эшкуарлар!
Ел саен бу бәйрәмне республикада яшәүчеләрнең саны арта бара – Татарстанның эшкуарлык җәмәгатьчелеге үсә. Бәйрәм бизнесның яңа проектлары һәм максатлары, эшкуарларны берләштерү турында фикер алышу мәйданчыгына әверелә.
Бүген Татарстанның кече һәм урта бизнесы – 177 меңнән артык компания һәм 330 меңнән артык үзмәшгуль, һәм һәр эшкуар – тотрыклы икътисад төзүдә республиканың перспективалы партнеры.
Сез Татарстан икътисадының дүрттән бер өлешен тәшкил итәсез, 870 меңнән артык татарстанлыны эш белән тәэмин иттегез. Сезнең белән бергә республикабызның һәм илебезнең технологик һәм сәнәгать суверенитетына нигез салып, тышкы проблемаларны хәл итәбез, экспорт потенциалын һәм халыкара аренада ватан продукциясенең өлешен арттырабыз.
Мин сезгә җавап, инициатива һәм яңа ярдәм чаралары, дәүләт программалары һәм инициативалары формалаштыруда катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без, үз чиратыбыздда, актив эшләвебезне дәвам итәчәкбез, Татарстан эшкуарларга яңа эш башлау, бизнесны җәелдерү яки үз брендыңны Россия һәм халыкара базарга безнең ярдәм белән алга этәрү уңайлы һәм җайлы булган иң яхшы төбәк булсын өчен тырышачакбыз.
Хөрмәтле эшкуарлар, сезгә иминлек, бизнесның чәчәк атуын һәм яңа проектлар һәм идеяләр тормышка ашыруда уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов.