Республиканың тулай төбәк продукты күләменең дүрттән бер өлеше – кече һәм урта эшкуарлык өлеше. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханова Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшкуарлык комитетының күчмә утырышы кысаларында эшкуарлар җәмәгатьчелеге белән очрашуда белдерде. Очрашу Зеленодольскның «Искра-Волга» технопаркында узды һәм Россия эшкуарлыгы көненә багышланды.
Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов технопарк предприятие-резидентлары эшчәнлеге белән танышты. Алар арасында «СКАТ» АҖ югары вольтлы кабель арматурасы җитештерүче, «Искра-Волга» сынау үзәге, «Промэнерго» ҖЧҖ интеллектуаль исәпкә алу приборлары җитештерү һәм «Аруна» архитектура чишелешендәге яктырту җиһазлары җитештерүче предприятиеләр бар. Шулай ук республика Рәисе Татарстан җитештерүчеләренең күргәзмәсен карады.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан – Россия сәнәгать үзәкләренең берсе, дип ассызыклады. Узган ел йомгаклары буенча тулай төбәк продукты 4,32 трлн.сум тәшкил итә, төп капиталга инвестицияләр күләме – 1 трлн 180 млрд.сум.
«Бүген республикада 178 меңгә якын эшкуар исәпләнә. Бу өлкәдә 875 мең кеше яки икътисадта эшләүчеләрнең 42 проценты мәшгуль. Әлеге сектор – тотрыклы икътисадый һәм социаль үсеш нигезе», – дип ассызыклады ТР Рәисе.
Ул бүгенге көндә эшкуарлык секторының моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымы шартларында эшләвен билгеләп үтте. Төп бурыч – технологик суверенитетны тәэмин итү һәм импортны алмаштыру.
«Илдә гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар икътисад һәм социаль өлкә, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен мөһим. Алар арасында – «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» проекты. Проект кысаларында безнең бурыч – бизнес-идеяләрне һәм потенциалны тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру», – дип белдерде республика Рәисе.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб эшли. 2024 елга эшкуарлык климатын яхшырту буенча программа кабул ителде. Республикада эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә финанс ярдәменә аерым игътибар бирелә. Мәгълүмати юнәлеш буенча, төрле белем бирү проектлары аша нәтиҗәле бизнесменнар әзерләү, электрон сәүдәне үстерү буенча зур эш алып барыла. Соңгы 4 елда маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны күп тапкырлар артты һәм хәзер 63 мең берәмлек тәшкил итә.
«Бездә көчле инфраструктура булдырылган: МИЗ, сәнәгать парклары, бизнес-парклар һәм технопарклар. Барлыгы 102 инфраструктура объекты бар, аларда 1660 резидент эшчәнлек алып бара һәм 67 меңнән артык эш урыны булдырылган. Сәнәгать паркларын тутыру буенча зур эш бара – бүген бу күрсәткеч 74% ка җитә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, эшкуарлар белән очрашулар чыннан да бик файдалы һәм мәгълүматлы, чөнки алар бизнеска үсешкә комачаулаучы күп кенә проблемаларны билгеләргә мөмкинлек бирә. «Эшкуарларга ярдәм итү мөһим. Алар үзләрен тәэмин итеп кенә калмыйча, яңа эш урыннары да булдыралар», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов һәм эшкуарларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Очрашу барышында бизнес-берләшмә вәкилләре югары технологияле компанияләр тарафыннан ташламалы кредит алу өчен таләпләрне киметү турында; озын технологик цикллы җитештерүче статусын алу процедурасын гадиләштерү турында; микрозаймнарның чик суммасын арттыру турында; РФ чикләреннән тыш интеллектуаль милек объектларын саклауга чыгымнарның бер өлешен каплау механизмын кертү турында; партнерлык финансларын куллану турында сораулар бирделәр. Сәнәгать мәйданчыкларына ярдәм итү мәсьәләләре, шул исәптән Икътисадый үсеш министрлыгы линиясе буенча сәнәгать парклары инфраструктурасын төзүне яңарту, «сәнәгать ипотекасы» программасын идарәче компанияләргә һәм сәнәгать паркларын девелоперларга киңәйтү, башка актуаль мәсьәләләр турында аерым фикер алыштылар.