Россия эшкуарлыгы көнендә Рөстәм Миңнеханов Татарстан бизнесы белән очрашачак

2024 елның 21 мае, сишәмбе

24 майдан 26 майга кадәр Татарстан Республикасында Россия эшкуарлыгы көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар комплексы планлаштырылган. Башкала халкы һәм кунаклары шәһәр урамнарындагы бәйрәм программасына кушыла алачак – җирле җитештерүчеләрнең продукциясен опен-маркетта сатып алачак, күңел ачу программасыннан ләззәт алачак. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшкуарларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлаячак – ул республика бизнесы белән очрашачак. 

24-26 май көннәрендә Камал театры янында «Татарстан мин бит инде ул» дигән бренд белән Татарстан үзмәшгульләре эшләнмәләрен сату күргәзмәсе эшләячәк. Бөтен республикадан 120 экспонент  – гаилә балта остаханәләреннән алып тематик уеннарга һәм милли колоритлы фермер продуктларына кадәр – үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Программада артистлар, музыкантлар чыгышлары, алып баручыдан интерактивлар һәм призлар белән конкурслар бар. 

Федераль һәм республика хакимият органнары вәкилләре катнашында тантаналы ачылыш 24 майда 18:00 сәгатькә планлаштырылган. 

24 майда Зеленодольскиның «Искра-Волга» технопаркында эшлекле программага старт биреләчәк, аның кысаларында Рөстәм Миңнеханов төбәкнең бизнес-берләшмәсе вәкилләре белән очрашачак. 

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында үткәреләчәк. 

Бәйрәм программасын ТР Икътисад министрлыгы оештыра. 

Исегезгә төшерәбез, Россия эшкуарлыгы көне ел саен 26 майда билгеләп үтелә, бу яшь бәйрәм, ул календарьда Россия Президентының 2007 елның 18 октябрендәге 1381 номерлы Указы белән беркетелгән. Һөнәри бәйрәм Россия эшкуарлыгын үстерү, ил икътисадына зур өлеш кертү мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итәргә, яңа проектлар һәм бизнес максатлары турында фикер алышу өчен мәйданчык булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International