Мидхәт Шаһиәхмәтов: Татарстанда яңа ташламалы ислам финанс продуктлары эшләнде

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов РБКга биргән интервьюсында Татарстанда партнерлык (ислам) финанслары буенча экспериментны гамәлгә ашыру барышы, кадрлар белән проблемаларны хәл итү, халыкның мәгълүматлылыгының түбән дәрәҗәсе, ислам финанслары тирәсендә стереотиплар белән көрәшү һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының нинди импульс бирә алуы турында сөйләде. 

Министр билгеләп үткәнчә, эксперимент турында закон кабул ителгәнче ислам финанслары традиционга караганда кыйммәтрәк булган. Законда берничә тәкъдим исәпкә алынган, бу классик һәм партнерлык финансларының аерым шартларын тигезләргә мөмкинлек биргән. Шул ук вакытта партнерлык финансларының кайбер инструментлары традицион инструментлар белән чагыштырганда конкурентлы өстенлеккә ия. Ислам продуктларына ихтыяҗ арта. 

Экспериментны гамәлгә ашыру кысаларында кече бизнес өчен классик аналоглардан ким булмаган яңа ташламалы продуктлар эшләнгән. Әлеге продуктлар Kazanforumда тәкъдим ителәчәк.

Яңа ислам финанс продуктлары турында тулырак сылтама аша белергә була.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2023 елның 1 сентябреннән партнерлык финанслары буенча эксперимент бара. Ике еллык эксперимент 2025 елда тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International