Татарстанда «Әни-эшкуар» грант программасына гаризалар кабул ителә башлады

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Программа декрет ялында булган яки балигъ булмаган балалары булган һәм үз эшләрен оештырырга ниятләгән яки бер елдан артык эшкуарлык эшчәнлеген алып барган хатын-кызларга юнәлдерелгән.

- Катнашучылар старт өчен кирәк булганның барысын да ала: укулар уза, бизнес-план яза, фикердәшләр таба. Төбәк этабының иң яхшы проектлары 100 мең сумлык грант һәм продукцияне алга этәрүдә ярдәм ала, ә федераль этап җиңүчеләре — 1 миллион сумга кадәр грант һәм партнерлык тәкъдимнәре буенча ярдәм ала, – дип аңлата РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.

Татарстанда быел уку программасы август аенда узачак. Уку нәтиҗәсе төбәк этабы кысаларында проектларны актыккы яклау һәм җиңүчене билгеләү булачак, аңа 100 мең сумлык грант тапшырылачак. 

Оештыручы булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге тора.

Катнашучылар гамәлдәге бизнесны анализлаячаклар яки яңа бизнес-идеяләрнең яшәү сәләтен диагностикалаячаклар, шәхси компетенцияләрен тикшерәчәкләр, нәтиҗәле команда формалаштыру ысуллары турында беләчәкләр, конкурентлы мохитне анализлау методикасы, максатчан аудиторияне тикшерүнең заманча алымнары белән танышачаклар һәм башка эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенцияләрен алачаклар.  

 «Кече һшм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә чарада катнашу бушлай. 

Исегезгә төшерәбез, «Эшкуар әни» программасына РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова кураторлык итә.

Программада катнашу өчен теркәлү кирәк. «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча тулырак мәгълүмат алырга була: +7 (843) 524-90-90.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International