«#ВместеЯрче» Бөтенроссия иҗади, проект һәм тикшеренү эшләре конкурсы башланды

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Россия төбәкләрендә ел саен балалар һәм яшьләр арасында энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген, әйләнә-тирә мохиткә, энергетика һәм табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәтне популярлаштыру, яшьләрне инженерлык иҗатына җәлеп итү максатларында «#ВместеЯрче» Бөтенроссия иҗади, проект һәм тикшеренү эшләре конкурсы үткәрелә.

Конкурста мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар, шул исәптән инвалид балалар һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән, 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала.

Конкурсны оештыручы – Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, «Территорияләрне үстерү фонды» ППК, «ЖКХ Контроль» торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле» КП, Россия укучылар хәрәкәте һәм ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре ярдәме белән «МЭИ» ФТУ» ФДББМУ.

Конкурс 3 номинация буенча үткәрелә:

  1. «Әйдә, энергияне сакла! Мин, гаиләм һәм һәркем нәрсә эшли алабыз?» темасына рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы (мәктәпкәчә учреждениеләр, 1-4 сыйныф укучылары өчен);
  2. «Тыныч Атом» тематик юнәлеше буенча иншалар конкурсы (5-11 сыйныф укучылары өчен);
  3. «Энергетикада 3D-модельләштерү» тематик юнәлешләре буенча иҗади һәм тикшеренү проектлары конкурсы (10-11 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 1-2 курсы өчен).

Конкурс 2 этапта үткәрелә:

1 этап – региональ (2024 елның 15 маеннан 13 октябренә кадәр);

2 этап –  федераль (2024 елның 18 ноябреннән 06 декабренә кадәр).

Конкурс турында тулырак https://konkurs.mpei.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International