ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты

2024 елның 4 мае, шимбә

Бүген ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.

Үсентеләрне утырту республиканың Лаеш муниципаль районындагы Матюшино поселогы территориясендә оештырылды.

Агымдагы елда Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе бишенче тапкыр үткәрелә. Акция нәтиҗәләре буенча барлыгы 1,5 млн. чыршы, нарат һәм карагай үсентесе утыртылыр дип көтелә.

Чараны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International