Татарстан эшкуарлары контроль органнарының профилактик визиты нәтиҗәләре буенча фикер калдыра ала

2024 елның 3 мае, җомга

Татарстан Республикасында контроль органнары хезмәткәрләре тарафыннан 2024 елның 1 маенда 6039 профилактика чарасы уздырылган. Республикада контроль (күзәтчелек) органнарын тикшерү һәм профилактик чараларның гомуми исәбендә аларның өлеше 85% тәшкил итте.

Профилактик визит контроль (күзәтчелек) эшчәнлек системасында зыян китерү (зыян салу) куркынычын киметүнең төп коралына әверелә.

Профилактик визит форматы эшкуарлар белән аралашу режимында артык административ басымсыз гына эшкуарлар һәм кулланучылар мәнфәгатьләренә җавап бирүче бизнесның куркынычсыз эшләвенә ирешергә мөмкинлек бирә.

Профилактик визитлар барышында эшкуарлар мәҗбүри таләпләр турында, шулай ук гамәлгә ашырыла торган эшчәнлеккә ярашлы рәвештә законнарны үтәү өчен кирәкле барлык мәгълүматларны ала.

Профилактик визитлар үткәрүнең нәтиҗәлелеге бизнестан кире элемтә нәтиҗәләре белән раслана, аларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гомумиләштерә.

РФ Дәүләт хезмәтләре порталында юридик затның шәхси кабинетында профилактика визиты нәтиҗәләре буенча үз фикереңне калдыру мөмкинлеге барлыкка килде.  Профилактик визитларны бәяләү функционалы буенча инструкция белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.

Кире элемтә алу механизмы тикшерү үткәргәндә күзәтчелек органнары тарафыннан җибәрелгән ихтимал бозуларны ачыкларга һәм бизнесның визит сыйфатыннан канәгать калу-калмавын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы эшкуарлары контроль органнарының планлаштырылган, агымдагы тикшерүләре һәм профилактик чаралары турында белә ала, шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында профилактик визит һәм консультация үткәрү өчен «Контроль һәм күзәтчелек» махсус бүлегендә гариза бирә ала.

Тикшерүләр һәм профилактика чаралары белән «Сыналган бизнес» интернет-ресурсында да танышырга мөмкин, ул Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервисларның бушлай цифрлы платформасы булып тора: https://provbiz.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International