Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында төбәк бизнесыннан «Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2024» конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә.
Сайлап алу 10 номинация буенча узачак:
- Җитештерү;
- Экспорт предприятиесе;
- IT проектлар һәм чишелешләр;
- Төзелеш;
- Импортны алмаштыру;
- Авыл хуҗалыгы;
- Хезмәт күрсәтү өлкәсе;
- Үзмәшгуль;
- Башлангыч эшкуар;
- Халык тарафыннан танылу.
Гаризалар 2024 елның 8 маена кадәр ЗОЛОТАЯСОТНЯ.РФ премиясенең рәсми сайтында кабул ителәчәк.
Татарстан Республикасының иң яхшы 100 эшкуарын бүләкләү тантанасы 2024 елның 24 маенда Казанда узачак.
«Ел эшкуары: Алтын йөзлек» премиясе эшкуарларның күренекле казанышларын һәм аларның Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтәчәк. «Алтын йөзлек»кә керү республика эшкуарлары тарафыннан югары бәяләнә һәм эшкуарлык эшчәнлегендә казаныш булып санала.
Оештыручы: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге, «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК.