Татарстан мәктәп укучылары КУЭ илкүләм проекты буенча бизнес-кейслар чемпионатында катнаштылар

2024 елның 19 апреле, җомга

18 апрельдә Казанда бизнес-кейслар чишелеше буенча офлайн чемпионат – «Мәктәп бизнес-старты» республика масштаблы проектының яңа этабы узды. Чемпионатның көндезге чарасында 12 мәктәп бизнес-компаниясе катнашты, алар чемпионатның онлайн-этабын уңышлы узган барлыгы 120 кеше.

30 кешедән торган һәр төркем ресторан бизнесы, балалар үсеш үзәге, спорт киемнәре җитештерү һәм эшкуарлар клубы хуҗалары булган эшкуарлар белән эшләгән.

Берләшкән командалар 30 минут дәвамында эшкуарлар тәкъдим иткән бизнес-кейслар өстендә эшләп, эшкуарлар үз эшчәнлекләрендә очраткан конкрет бурычларны хәл итү юлларын эзләделәр.  

Экспертлар бәяләвенчә, бизнес-кейсларның иң нәтиҗәле чишелешләрен Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казан шәһәренең 146 нчы «Ресурс» лицее укучылары кергән команда тәкъдим итте.  Чара тәмамлангач, балаларга тантаналы шартларда укулар узу турында сертификатлар тапшырылды.

Хәзер катнашучыларны финал слеты көтә, анда командалар үз бизнес-проектларының финанс нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк. Нәтиҗәдә, җиңүчеләрнең өч командасы билгеләнәчәк. Алар Мәскәүгә, «Сколково» технопаркына барачаклар.

«Мәктәп бизнес-старты» – уникаль республика проекты, ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла. Икенче ел рәттән ул 5-7 сыйныф балаларында, шул исәптән Татарстан Республикасының авыл мәктәпләрендә һәм кече шәһәрләрендә укучыларда эшкуарлык күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итә. Проект РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган, РФ беренче вице-премьеры Андрей Белоусов кураторлыгында бара торган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында уза.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International