Татарстан эшкуарларына продукцияне экспортлауга таможня законнарының нинди таләпләре куелачагын сөйләячәкләр

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

«Минем бизнес» үзәге республика эшкуарларын таможня законнары таләпләренә багышланган онлайн-вебинарга чакыра. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча вебинар 18 апрельдә 10:00 сәгатьтә узачак һәм бизнеска продукция экспорты шартларын аңларга ярдәм итәчәк. 

Вебинар кысаларында анда катнашучылар тышкы сәүдәдә бартер килешүләрен гамәлгә ашыру үзенчәлекләре, исәпкә алу документларын формалаштыру һәм аларны таможня органнары тарафыннан контрольдә тоту тәртибе, күрсәтелгән органнарга статистик формалар тапшыру, шулай ук тәртип бозган өчен административ җаваплылык турында беләчәкләр. Вебинар спикерлары таможня органнары карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәр шикаять итүнең өстенлекләре турында сөйләячәк. 

Чара спикерлары буларак түбәндәгеләр чыгыш ясаячак:  

- Д.А.Козлов – Татарстан таможнясының тыюлар, чикләүләр һәм товар номенклатурасы бүлеге башлыгы. 

- А.В.Зиннәтова - Татарстан таможнясының баш дәүләт таможня инспекторы. 

- Г.Т.Бариева - Татарстан таможнясының хокук бүлеге башлыгы

Zoom конференциясенә кушылу

Конференциянең идентификаторы: 824 4035 0706 

Керү коды: 005756 

Чара РФ Президенты инициативасы белән башланган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылган

Вебинарда катнашу мәсьәләләре буенча консультация алырга һәм башка ярдәм чаралары турында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин: +7(843)524-90-90. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International