Татарстан үзмәшгульләре язгы ярминкәдә 1 млн сумнан артык акча эшләгән

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылган үзмәшгульләргә продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең язгы ярминкәләре тәмамланды. «Мега» сәүдә үзәгендә ярминкәнең дүрт атнасында Татарстаннан 64 үзмәшгуль 1 млн сумнан артык акча эшләгән.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында үзмәшгульләргә республиканың иң эре сәүдә үзәгендә бушлай комплектланган сәүдә урыннары бирелде, анда катнашучылар үзләре җитештергән оригиналь товарларны тәкъдим иттеләр.

Республикада 316 меңнән артык үзмәшгуль гражданин исәпләнә. Төбәк үз мавыгуыннан акча эшләргә һәм бу керемне легальләштерергә карар итүчеләргә актив ярдәм итә. Ярдәм үз эшен үстерүнең барлык этапларында да бар эшкуарлык нигезләрен өйрәнүдән алып проектларны финанслауга һәм аларны алга этәрүгә кадәр гамәлгә ашырыла. 

Бүген «Минем бизнес» үзәге 26 апрельдән 28 апрельгә кадәр «Тандем» сәүдә үзәгендә узачак ярминкәдә катнашу өчен гаризалар кабул итә!

Катнашу бушлай һәм үз товарларыңны сату күнекмәләрен камилләштерү өчен киң мөмкинлекләр ача. Үзмәшгульләр яңа сатып алучыларны таба, хезмәттәшләре белән файдалы элемтәләр урнаштыра һәм сатуда тәҗрибә туплый алачак. 

Ярминкәдә Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы үзмәшгульләр катнаша ала. Моның өчен МСП.РФ цифрлы платформасында гариза бирергә кирәк (https://xn--l1agf.xn--p1ai/)

Чараны РФ Президенты инициативасы белән башланган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге оештырды

Ярминкәләрдә катнашу мәсьәләләре буенча киңәшләшергә һәм башка ярдәм чаралары турында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша җентекләбрәк белергә мөмкин: +7(843)524-90-90. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International