Икътисад министрлыгы ТР Министрлар Кабинеты карарына экспертиза үткәрү турында хәбәр итә

2024 елның 12 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, 2024 елның 19 апреленнән башлап, «Татарстан Республикасы территориясендә ярминкәләр оештыру һәм аларда товарлар сату (эшләр башкару, хезмәт күрсәтү) тәртибен раслау турында» 04.03.2011 № 171 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына экспертиза үткәрелә.

Экспертиза үткәрү максаты – эшләү һәм кабул итү барышында белдерелгән  җайга салу максатларына ирешүне, хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының нәтиҗәлелеген, хокук куллану тәҗрибәсен анализлау ярдәмендә хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының хакыйкый уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләү.

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен һәм башка кызыксынган затларны әлеге норматив хокукый актны экспертизалау кысаларында ачык консультацияләрдә катнашырга чакырабыз. Ачык консультацияләр үткәрү вакыты – 2024 елның 19 апреленнән 18 маена кадәр.

Анда эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм бүтән чикләмәләрне һәм вазыйфаларны кертә торган яисә аларны кертүгә булыша торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасындагы барлык дәрәҗә бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче булырлык нигезләмәләр булган очракта, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү секторына түбәндәге электрон адреска җибәрү сорала:
Natalya.Tolcheeva@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International