ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән эшкуарлар өчен бушлай семинарлар узачак

2024 елның 12 апреле, җомга

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге эшкуарларны Петербург урамы, 28 адресы буенча узачак бушлай укыту семинарларына чакыра.

15 апрельдә 10.00 сәгатьтә «Уңыш сере булган гадәтләр: гадәтләр көче аша тормыш һәм бизнесны ничек формалаштырырга» дигән семинар узачак, анда эшкуарлар гадәтләрнең тормышка һәм бизнеска йогынтысы турында беләчәк. 
Программада түбәндәге темалар ачылачак: 
1. Гадәтләр – бизнеста һәм көндәлек тормышта уңышның төп факторы.
2. Гадәтләрнең карар кабул итү сыйфатына һәм гомуми җитештерүчәнлеккә йогынтысы.
3. Эшкуарлыкта уңышка ирешү өчен кирәкле төп гадәтләрне билгеләү.
4. Эшкуарның тормышына һәм эшчәнлегенә файдалы гадәтләрне формалаштыру процессы һәм кертү ысуллары.

16 апрельдә 16.00 сәгатьтә «Франчайзинг кухнясы» лекциясе узачак. Спикер булып Евгений Талдыкин – франчайзинг буенча эксперт, Чио Чио франчайзингы буенча экс-директор, бизнесны масштаблаштыру буенча консультант чыгыш ясаячак.  Евгений HOHORO, Жар Свежар, Добропек кебек эре франчайзинг челтәрләрен үстерергә ярдәм итә. 

Лекциядә эшкуарлар франшиза пакеты нәрсә икәнен, пакетлаучылар яки брокерлар хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкме, сезнең бизнесны масштаблаштыруга әзерлеген тикшерергә кирәкме, франшизаның беренче сатуларын ничек тиз ясарга, моның өчен нинди команда кирәклеген беләләр. 

18 апрельдә 10:00 сәгатьтә «Эшкуарларның уңышсызлык сценарийлары һәм «Ялганчы синдромы» лекциясе узачак. Спикер булып бизнес-психолог, телевидение алып баручысы һәм Сколково һәм TEDx спикеры Гөлнара Шәрәфиева булачак.

Лекцияләрдә эшкуарлар керемнең артуы һәм бизнесны масштаблаштыру серләрен беләчәкләр, бизнеста үз амбицияләреңне ничек аңларга һәм күрсәтергә, үз максатларын һәм казанышларын тоткарлаучы факторларны ачыклаячаклар. 

Семинарларга теркәлү КУЭ цифрлы платформасында уза. 

Татарстан Республикасында эшкуарларга ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы үсеш институтлары тарафыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International