Икътисад министрлыгына партнерлык (ислам) финанслары буенча структур бүлекчә җитәкчесе билгеләнде

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә партнерлык (ислам) финанслары буенча эксперимент эшләтеп җибәрүдән башлап, 2023 елның 4 августындагы 417 номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы партнерлык (ислам) банкингы буенча эшне координацияли. Агымдагы елның мартыннан әлеге юнәлеш буенча эшкә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фондындагы яңа структур бүлекчә кушылды. Әлеге бүлекчә җитәкчесе итеп Руслан Хәлиуллин билгеләнде.

Элегрәк Руслан Хәлиуллин «Ак Барс капитал» идарәче компаниясенең этика финанс инструментлары департаменты директоры булып эшләгән, партнерлык (ислам) финанслары юнәлеше өчен җаваплы булган. Аның катнашында Татарстанда партнерлык финанслары буенча берничә финанс продукты эшләтеп җибәрелгән, алар шәригать контролен үтеп, бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшли. Финанс һәм дини белемгә һәм банк учреждениеләрендә эш стажына ия. Партнерлык финанслары өлкәсендә 10 елдан артык эш тәҗрибәсе бар.  

ТР Икътисад министрлыгында Руслан Хәлиуллин партнерлык финанслары буенча экспериментта катнашучыларның эшен гомуми координацияләү, халыкның мәгълүматлылыгы буенча эшләү, мәгариф учреждениеләре һәм федераль ведомстволар белән хезмәттәшлек итү белән шөгыльләнәчәк.

Исегезгә төшерик, 2023 елның 1 сентябреннән Татарстанда, Башкортстанда, Дагыстанда һәм Чечняда партнерлык (Ислам) финансларын кертү буенча ике еллык эксперимент башланды. Тиешле закон узган елның августында кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International