Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2024 елның 5 апрелендә керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү, дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу мәсьәләләре буенча семинар узды.
Чараны Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин ачты, ул ассызыклаганча, коррупциягә нәтиҗәле каршы тору хакимиятнең барлык дәрәҗәләре, хокук саклау органнары һәм республика халкының актив хезмәттәшлегеннән башка мөмкин түгел. Ул шулай ук керемнәр турындагы мәгълүматларны тапшыру бурычын үтәүнең мөһимлеген билгеләп үтте, мондый мәгълүматларны тапшырмау, шулай ук тулы булмаган һәм дөрес булмаган мәгълүматларны тәкъдим итү өчен җаваплылык турында искәртте.
Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе Руслан Могыйнов керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру тәртибен аңлатты.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе куркынычсызлык бүлеге башлыгы Руслан Садретдинов салым түләүченең шәхси кабинеты сервисларын ничек кулланырга һәм хезмәткәрнең аңа ничек керә алуы турында, шулай ук «ачык бизнес» сервисын җентекләп аңлатты.
Ахырда Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Р.Р.Могыйнов керемнәр турында белешмәләрне тутырганда барлыкка килгән хезмәткәрләр сорауларына җентекле җаваплар бирде.