11 апрельдә Россия экспорт үзәге (РЭҮ) дару чаралары һәм медицина җиһазлары белән тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр өчен Үзбәкстанга продукцияне алга җибәрү турында халыкара консультация үткәрәчәк.
Фармацевтик продукция һәм медицина техникасы Үзбәкстанның иң эре импорт товар төркеме.
Үзбәкстанда РЭҮ вәкиллеге җитәкчесе Павел Буханов, шулай ук чакырылган экспертлар түбәндәгеләр турында сөйләячәк:
- Үзбәкстанга товарларның әлеге төркемнәрен экспортлауның хәзерге торышы
- экспорт үсешенең иң перспективалы юнәлешләре
- җирле компанияләр белән кооперация вакытында ачыла торган мөмкинлекләр
Катнашучылар үз сорауларын алдан ук спикерларга җибәрә ала, ә консультацияләрдә компаниянең үзбәк базарындагы перспективаларын төгәлли ала.
Очрашу ВКС форматында узачак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк: https://www.exportcenter.ru/events/international-consultations/610618/.
Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш алып баручы яки башларга ниятләүче җитештерүчеләргә ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге һәм Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан башкарыла. Хезмәтләрне һәм ярдәмне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында алырга мөмкин.
Эшкуарларга ярдәм итүнең актуаль чаралары турында мәгълүматны Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.