Икътисад министрлыгы ТР Министрлар Кабинеты карарына экспертиза үткәрү турында хәбәр итә

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2024 елның 12 апреленнән башлап «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган индустриаль (сәнәгать) паркларның резидентларына һәм идарәче компанияләренә кулланылган электр энергиясе өчен чыгымнар өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» 28.06.2021 ел, №505 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына экспертиза үткәрәчәк.

Экспертиза үткәрү максаты – эшләү һәм кабул итү барышында белдерелгән  җайга салу максатларына ирешүне, хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының нәтиҗәлелеген, хокук куллану тәҗрибәсен анализлау ярдәмендә хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының хакыйкый уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләү.

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен һәм башка кызыксынган затларны күрсәтелгән норматив хокукый актларны экспертизалау кысаларында ачык консультацияләрдә катнашырга чакырабыз. Ачык консультацияләрне үткәрү вакыты – 2024 елның 12 апреленнән 11 маена кадәр.

Анда эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм бүтән чикләмәләрне һәм вазыйфаларны кертә торган яисә аларны кертүгә булыша торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасындагы барлык дәрәҗә бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче булырлык нигезләмәләр булган очракта, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү секторына түбәндәге электрон адреска җибәрү сорала: 

EV.Filippova@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International