Татарстан эшкуарларына продукцияне алга этәрү буенча төп хезмәтләр финанслана

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы бизнесы продукцияне алга этәрүгә һәм яңа сату базарларын үзләштерүгә юнәлдерелгән бушлай хезмәт күрсәтүләргә гариза бирә ала.

«Минем бизнес» үзәге  түбәндәге бушлай хезмәтләр өчен гаризалар кабул итә:

  • РФ территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында КУЭ субъектларының катнашуын финанслау 
  • продукция сертификатын финанслау;
  • товарларны һәм хезмәтләрне реклама белән алга этәрүне финанслау.

Ярдәм республика эшкуарлык субъектларына продукцияне базар таләпләренә туры китерергә, сатучы реклама кампаниясен башларга, агымдагы бизнес-элемтәләрне ныгытырга һәм яңа партнерлар табарга ярдәм итәчәк.  

Татарстанда эшкуарларга ярдәм итү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге һәм башка ярдәм институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Финанслауны җәлеп итү мәсьәләләре буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны аша алырга мөмкин: +7(843)524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International