Матбугат конференциясендә партнерлык финанслары буенча яңа финанс продуктлары турында сөйләячәкләр

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 29 мартта 14.00 сәгатьтә, Татарстан Республикасында партнерлык финанслары буенча яңа финанс продуктларына багышланган матбугат конференциясе узачак.  ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре һәм партнерлык финанслары базарында катнашучылар спикер булачак. Алар Татарстанда партнерлык (Ислам) финансларын үстерү буенча экспериментны гамәлгә ашыру кысаларында яңа финанс инструментлары турында сөйләячәкләр.   

Матбугат конференциясе туры эфирда онлайн-форматта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында трансляцияләнәчәк: https://m.youtube.com/watch?v=DABqOQjuE5E

Матбугат конференциясе спикерлары булып түбәндәгеләр торачак:

ТР икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов кереш сүз белән чыгыш ясаячак

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы партнерлык финанслары бүлеге җитәкчесе Руслан Хәлиуллин «Татарстан Республикасында партнерлык финанслауын үстерү буенча экспериментны гамәлгә ашыру турында» темасына чыгыш ясаячак

«Даман финанс продукты» темасына Татарстан Республикасы Гарантия фондының икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Рәсим Усманов чыгыш ясаячак

«Ислам финанслары принципларында сәүдә системасы» темасына – «ТР ДЗА» АҖ төбәк үсеше хезмәте җитәкчесе Станислав Шеботнев

Ак Барс Банкның транзакцион бизнес идарәсе башлыгы Илдар Абдуллин – «Хәләл РКО һәм корпкарта» темасына

Ак Барс Банкның Цифрлы факторинг идарәсе башлыгы Алексей Дробот – «Ислам факторингы» темасына.

ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбарәков – «Шәригать контроле» темасына.

Тема буенча кызыклы сораулар Telegram каналында кабул ителә: https://t.me/tatar_inform_send_bot

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International