Татарстан Республикасының проект офисы эше федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде

2024 елның 22 марты, җомга

19-21 мартта Мәскәүдә проект офисларының «Проект эшчәнлеге: тагын да гадирәк, тизрәк, нәтиҗәлерә» стратегик сессиясе узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы төбәк проект офисыннан – Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты. 

Россия Федерациясе субъектларының илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эше Россия Федерациясе Хөкүмәте контролендә тора. 2023 елда Татарстан Республикасында 13 илкүләм проект кысаларында 50 төбәк проекты гамәлгә ашырылды. Ел йомгаклары буенча 167 күрсәткеч һәм 200дән артык илкүләм проект чаралары буенча максатчан күрсәткечләргә ирешелгән.

2022 елдан башлап Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Проект эшчәнлеге департаменты төбәк проект офисларының эшен төп юнәлешләр буенча бәяли, шуларның берсе – «Илкүләм проектларга ирешү дәрәҗәсе».

Бәяләүне формалаштырганда, күрсәткечләрнең максатчан кыйммәтләренә ирешү, шулай ук илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыру өчен җаваплы республика башкарма хакимият органнары тарафыннан башкарылган эш исәпкә алына.

Татарстан Республикасының Төбәк проект офисы эше Россия Хөкүмәте федераль проект офисы тарафыннан «Проектларга ирешү дәрәҗәсе буенча иң яхшы проект офисы» дипломы белән билгеләп үтелде.

«Хезмәттәшләремне уртак һәм нәтиҗәле эш өчен котлыйм һәм рәхмәт белдерәм. Бу – Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча җаваплы республика башкарма хакимият органнары белән уртак казанышыбыз. Быел тормышка ашырылырга тиешле бурычыбызны югарылыкта тоту», – дип билгеләп үтте ТР икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева.

Бу Татарстан Республикасы ТПОның беренче генә бүләге түгел. Элегрәк ТПО коллективының эше шулай ук бүләкләр белән билгеләп үтелде: 2022 ел нәтиҗәләре буенча – «СВПОда эш пунктуальлеге» һәм 2023 елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча – «Проект белән идарә итү сыйфаты буенча иң яхшы проект офисы».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International