2024 елда «Студентлар стартабы» конкурсына гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Инновацияләргә ярдәм фондыннан «Университет технология эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында стартаплар булдыру өчен 1 млн сумлык грант алуга гаризалар кабул ителә башлады. Гариза бирү мәсьәләләре буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгендә алырга мөмкин. 2 мең студент үзенең технологик проектын үстерүгә 1 млн.сумлык грантлар алачак.

Грант җәлеп ителгән белгечләрнең хезмәт хакын түләргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук юридик затны теркәү, җиһазлар, материаллар, комплектлау материаллары сатып алу, ПТ, интеллектуаль милеккә хокукларны теркәү чыгымнарын каплаячак.

Проектлар түбәндәге юнәлешләрнең берсенә туры килергә тиеш:

  • Цифрлы технологияләр;
  • Медицина һәм сәламәтлекне саклау технологияләре;
  • Яңа материаллар һәм химик технологияләр;
  • Яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре;
  • Биотехнологияләр;
  • Ресурсларны саклаучы энергетика.
  • Креатив индустрияләр.

Гаризалар кабул итү 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүмат: https://fasie.ru/studstartup/

Консультация хезмәтләре РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган һәм беренче вице-премьер Андрей Белоусов кураторлыгында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Бизнес өчен башка мөмкинлекләр турында «Минем бизнес» үзәгендә әлеге телефон номеры буенча белергә мөмкин: +7 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International