ТР Икътисад министрлыгы делегациясе илкүләм проект кысаларында Тәтеш муниципаль районы сәнәгать паркы резидентлары предприятиеләрендә булды

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

2024 елның 12 мартында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре катнашындагы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе Тәтеш муниципаль районы «Тәтеш» сәнәгать паркы резидентлары предприятиеләрендә булды.

Делегация полиэтилен торбалар җитештерү белән шөгыльләнүче «Полимер Поволжье» ҖЧҖ предприятиесе эшчәнлеге белән танышты. «Полимер Поволжье» компаниясе җитештерүне киңәйтүне, җитештерелгән продукция ассортиментын һәм хезмәткәрләр санын арттыруны планлаштыра.

Киләсе объект булып 2008 елдан бирле үз эшчәнлеген алып барган «ТТС–16» ҖЧҖ компаниясенең пыяла пакетлары җитештерү буенча предприятиесе тора. «ТТС–16» компаниясе хезмәткәрләр санын арттыруны планлаштыра.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин «Тәтеш» сәнәгать паркы резидентларына Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары, сәнәгать парклары резидентлары өчен ташламалы «Сәнәгать үсеше» продукты һәм заем финансларын рәсмиләштергәндә поручительлек бирү шартлары турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды Банклар бәяләве буенча тотрыклы финанс хәле булган, әмма кредит алу өчен җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган эшкуарларның йөкләмәләре буенча поручительство бирә.

Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак белә ала, телефоннар: +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча Фондның үзенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Искәртеп узыйк, Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм Министрлыкка караган «Минем бизнес» үзәге һәм Россия Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында  гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International