2024 ел башыннан Татарстан эшкуарлары КУЭ илкүләм проекты кысаларында ярты миллиард сумнан артык ярдәм алган

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Ташламалы процент ставкалары буенча финанс ярдәме бизнес һәм үзмәшгуль гражданнар өчен «Минем бизнес» үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла. Ел башыннан Татарстан эшкуарлары ярты миллиард сумнан артык акчалата ярдәм алган.

Дәүләт ярдәмендә эшкуарлар файдалы шартларда микрозаймнар ала ала – Россия Банкының төп ставкасының 0,1 процентыннан 1/2 процентына кадәр процент ставкасы, суммасы – теләсә нинди эшкуарлык максатларына 5 млн сумга кадәр. 

Микрозайга гаризаны онлайн рәвештә МСП.РФ цифрлы платформасында яки «Минем субсидияләр» төбәк порталында бирергә мөмкин.

Татарстан Республикасы территориясендә бизнеска дәүләт ярдәме программасы турында кайнар линия номеры буенча тулырак белергә мөмкин: 8 (843)524-90-90 һәм сайтта: fpprt.ru

Республикада эшкуарларга ярдәм итү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Финанслауны җәлеп итү мәсьәләләре буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны аша алырга мөмкин: +7(843)524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International