Чаллыда Тәэминатчы көнендә Татарстанның 200 эшкуары катнашты

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Кече һәм урта җитештерү бизнесы субъектлары продукциясен сатуны киңәйтү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Минем бизнес» региональ үзәге составына керүче «ЦКР «ИННОКАМ» АКО һәм «КУЭ корпорациясе» АҖ ярдәме белән  Чаллыда Тәэминатчы көнен уздырды. Чарада 200 эшкуар катнашты. 

Эре заказчыларны «ХАИР» ҖЧҖ, «ГОРЭЛТЕХ ЗАВОДЫ» ҖЧҖ, «Казанькомпрессормаш» АҖ һәм «КАМАЗ» ГАҖ тәкъдим итте.

Компанияләр вәкилләре үсеш һәм локализация планнары турында сөйләделәр, үз тәэмин итүчеләренә таләпләр белдерделәр һәм катнашучы предприятиеләрнең потенциаль тәэмин итүчеләр сыйфатында чыгыш ясау тәкъдимнәрен карадылар, шул исәптән B2B очрашуларында да.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында оештырылды һәм КУЭ субъектларын, шул исәптән республикадагы сәнәгать парклары резидентларын үстерүгә, кече бизнесның эре компанияләр белән хезмәттәшлеген җайга салуга юнәлдерелгән иде.

Тәэминатчы көне 2024 елда республиканың кече җитештерүчеләре белән эре бизнесның квартал саен очрашулары сериясендә беренче чара булды. Элегрәк очрашулар төзелеш, машина төзелеше, нефть химиясе компанияләрен, шулай ук республиканың сәнәгать парклары резидентларын үз эченә алган иде. Анда Татарстанның 1000 эшкуары катнашты.

Мондый очрашуларны үткәрү предприятиеләр арасындагы диалогта конструктив якын килү индикаторы булып тора һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының КУЭ субъектларының сату базарларын киңәйтү һәм кооперацион элемтәләрне үстерү максатларына туры килә.

Исегезгә төшерәбез, республика эшкуарларының үзләре турында сөйләү һәм «Сәнәгать кооперациясе һәм сату» сервисы аша эре бизнес арасыннан заказчылар табу мөмкинлеге дә бар.  Ул МСП.РФ цифрлы платформасында урнаштырылган. Сервис субъектлар үз тәкъдимнәрен җибәрә ала торган товарлар турында Россия һәм якын чит илләрнең эре компанияләренең ихтыяҗларын җыя.

Татарстан Республикасында бизнеска ярдәм итү Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International