Татарстан эшкуарларын Тәэминатчы көненә чакыралар

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Кече һәм урта җитештерү бизнесы субъектлары продукциясен сату базарларын киңәйтү өчен ТР Икътисад министрлыгы «КУЭ корпорациясе» АҖ һәм «ИННОКАМ» АКО белән берлектә Чаллы шәһәрендә 14 мартта Тәэмиантчы көнен үткәрәчәк. Эшкуарларга диалог форматында шәһәрнең эре предприятиеләренең сатып алу процедуралары турында сөйләячәкләр. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм республика сәнәгать паркларының идарәче компанияләрен һәм резидентларын үстерүгә, эре заказчылар белән КУЭ субъектларының үзара хезмәттәшлеген җайга салуга юнәлдерелгән.

Тәэминатчы көнендә «ХАИР» ҖЧҖ (HAIER бренды), «КАМАЗ» ГАҖ, «Казанькомпрессормаш» АҖ, «ЗАВОД ГОРЭЛТЕХ» ҖЧҖ вәкилләренең катнашуы планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы кластер үсеше һәм проект идарәсе үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының уртак инициативасы эре һәм кече бизнесны очраштырып, предприятиеләр арасындагы диалогта конструктив якын килү индикаторы булып тора һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының КУЭ субъектларының сату базарларын киңәйтү һәм кооперацион элемтәләрне үстерү максатларына туры килә.

Тәэминатчы көне республиканың кече җитештерүчеләре белән эре бизнес очрашулары сериясендә быел беренче чара булачак. 2023 елда очрашулар төзелеш, нефть химиясе компанияләрен, сәүдә челтәрләрен, шулай ук республиканың сәнәгать парклары резидентларын колачлады.

Очрашуда эре компанияләр вәкилләре үз тәэмин итүчеләренә таләпләр белдерәчәк, катнашучы предприятиеләрнең компанияләр ихтыяҗларын ябу өчен потенциаль тәэмин итүчеләр буларак чыгыш ясау тәкъдимнәрен караячаклар. Предприятиеләргә кызыксындырган мәсьәләләр турында шәхсән фикер алышу һәм үз продукциясен B2B очрашуларында тәкъдим итү мөмкинлеге биреләчәк.

Чара программасы һәм теркәлү әлеге сылтама буенча:  https://event-innokam.timepad.ru/event/2784461/.

Очрашу Чаллы шәһәренең ИТ-паркында Машина төзелеше урамы, 91 адресы буенча узачак. Чарага 2024 елның 13 мартына кадәр теркәлгән катнашучылар гына керә ала.

Оештыручылар булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Минем бизнес» үзәге һәм КУЭ корпорациясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Иннокам» кластеры АКО тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International