Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның Россия Федерациясе геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

2024 елның 10 марты, якшәмбе

Хөрмәтле геодезистлар һәм картографистлар! 

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне белән котлыйм. 

Сезнең һөнәри һәм җаваплы хезмәтегезнең нәтиҗәләре икътисадның барлык тармакларында да таләп ителә, республика һәм ил мәнфәгатьләренә хезмәт итә.

Сезнең тырышлык, осталык һәм эшегезгә тугрылыгыгыз танылуга һәм хөрмәткә лаек. 

Сезнең профессионализм дәүләтне фәнне үстерү, җитештерү, инженерлык корылмаларын, биналарны, юлларны проектлау һәм төзү, җирләрне нәтиҗәле куллану өчен кирәкле ышанычлы мәгълүматлар белән тәэмин итә, бу мөһим бурычларны хәл итүгә ярдәм итә.

Чын күңелдән барлык башлангычларда ныклы сәламәтлек һәм иминлек, бәхет һәм уңышлар, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм тотрыклылык телим. 

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International