Региональ инвестиция стандарты яңа элементлар белән тулыландырылачак

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Икътисадый үсеш министры урынбасары Морат Керефов инвестиция стандартын гамәлгә ашыру буенча регионнар белән киңәшмә үткәрде. Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов кушуы буенча быел стандартның инструментариен киңәйтү һәм аны институциональләштерү буенча эш алып барылачак.

«Узган ел төп капиталга инвестицияләр күләме буенча без фаразланган күрсәткечләрдән артып киттек, шул исәптән региональ инвестиция стандартын кертү аркасында да. Инициативаны үстерергә һәм ел ахырына стандартның алтынчы элементын — бизнестан кире элемтә җыю системасын кертергә тәкъдим итәбез. Шулай ук төбәкләргә сакчыл технологияләр ярдәмендә инвесторның клиент юлын кыскартырга ярдәм итүче «Үтәли инвестицион агым» сынау  проектын да җәелдерәчәкбез. Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектларында гамәлгә ашырылырга тиешле конкрет проектлар буенча инвестицион тәкъдимнәр формалаштырырга тәкъдим итәбез. Бергәләшеп, бу чаралар инвестицион активлыкны тәэмин итәчәк һәм бизнесны җәлеп итү буенча эшкә үтәли характер бирәчәк», — дип билгеләп үтте икътисадый үсеш министры урынбасары Морат Керефов. 

Хезмәт җитештерүчәнлеге, капиталь инвестицияләрне яклау һәм бүләкләү департаменты директоры Александр Молодцов искәрткәнчә, СИА инвестицион җәлеп итүчәнлегенең илкүләм рейтингы бүген регинвестстандарттан 45% тәшкил итә. Стандартны кертүне раслау рейтинг төзелеше белән синхронлаштырылачак һәм марттан майга кадәр узачак. Раслау нәтиҗәләре Петербург халыкара икътисадый форумында яңгыраячак. Шулай ук Александр Молодцов төбәкләрне «Россия» халыкара күргәзмә-форумында тәкъдим ителгән Россиянең инвестиция картасын активрак тутырырга чакырды. https://rutube.ru/video/1c67c474c9e4d54c5e4bfa70e7b7000d/

Киңәшмәдә муниципаль берәмлекләрнең инвестицион проектларны озата баруы һәм 2024 елга эш планнары турында фикер алыштылар. Элегрәк Икътисадый үсеш министрлыгы тиешле киңәшләрне әзерләгән иде. Җирле хезмәткәрләрнең компетенцияләрен арттыру өчен инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының илкүләм берләшмәсе, Хезмәт җитештерүчәнлеге, капиталь инвестицияләрне яклау һәм бүләкләү департаменты белән берлектә, муниципалитетларның инвестиция профильләрен төзү өчен, «тартмалы» карар төзеде, – дип хәбәр итте НААИР идарәсе рәисе урынбасары Рафаэль Хөсәеншин.  (https://www.economy.gov.ru/material/directions/investicionnaya_deyatelnost/investklimat/regionalnyy_investicionnyy_klimat/reginveststandart/korobochnoe_reshenie_dlya_municipalnogo_investprofilya/).

Моннан тыш, Дәүләт идарәсе югары мәктәбе Икътисадый үсеш министрлыгы катнашында «Идарә итү осталыгы: төбәк командаларын үстерү» программасы буенча төбәкләрне укыту эшен дә дәвам итәчәк. 

«Быел инвесторның «клиент юлы»н оптимальләштерүгә, төбәкләрдә бизнес белән өзлексез кире элемтә механизмын үстерүгә, инвестицион үсеш юнәлешләрен анализлауга һәм өстенлекле юнәлешләргә басым ясалачак. Программаны гамәлгә ашыру барышында инвестицион эшчәнлек өлкәсендә кооперация һәм төбәк үсеше өчен мөмкинлекләр булдыру мәсьәләләре күтәреләчәк. Программа апрельдән октябрьгә кадәр гамәлгә ашырылачак һәм РФнең барлык 89 субъектыннан 800дән артык төбәк һәм муниципаль хезмәт вәкилләренә, шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга һәм эшлекле берләшмәләргә юнәлдереләчәк», — дип хәбәр итте Президент академиясенең ДИЮМ директоры урынбасары Олег Кондратенко.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан беренчеләрдән булып инвестстандартның барлык элементларын кертте. Республика даими нигездә инвестицион активлыкны стимуллаштыра. Бердәм тәрәзә буларак Инвестиция үсеше агентлыгы эшли. Инвестиция кагыйдәләре җыентыгы формалаштырылган, инвестиция декларациясе расланган, уңайлы карта һәм мәгълүмати инвестиция порталы эшли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International