Казанның эре сәүдә үзәгендә бушлай сәүдә урыннарына Татарстан үзмәшгульләреннән гаризалар кабул ителә башлады

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Казан шәһәренең Мега сәүдә үзәгендә берничә язгы ярминкә үткәрәчәк. Республика үзмәшгульләре үз продукцияләрен «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелгән бушлай сәүдә урыннарында сата ала.

Ярминкәләрне үткәрү даталары: 

⁃            11 марттан 17 мартка кадәр

⁃            18 марттан 24 мартка кадәр

⁃            25 марттан 31 мартка кадәр

⁃            1 апрельдән 7 апрельгә кадәр

Ярминкәләрдә бөтен Татарстаннан килгән осталар үз продукцияләрен – агач һәм күн әйберләр, фарфор савыт-саба, дизайнер бизәнү әйберләре, фермер продукциясе, уенчыклар, өй декоры әйберләре һәм башка күп нәрсәләрне тәкъдим итәләр һәм саталар. 

Исегезгә төшерәбез, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы гамәлдә булган 5 ел эчендә республикада 318 мең тирәсе кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. 

Һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен республиканың бизнеска ярдәм итү институтлары чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Бу финанс ярдәме чаралары – микрозаймнар, гарантия ярдәме, шулай ук продукцияне маркетплейсларда, социаль челтәрләрдә алга этәрү, проектларны үстерү һәм масштаблаштыру буенча укыту программалары һәм башкалар. 

Ярминкәдә катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында калдырырга мөмкин. 

Татарстан Республикасында үзмәшгульләргә ярдәм Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Ярминкәләрдә катнашу һәм башка ярдәм мәсьәләләре буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны +7(843)524-90-90 аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International