Татарстан Республикасы эшкуарлары мода индустриясенең масштаблы халыкара күргәзмәсендә катнаштылар

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Vintage + сәүдә маркасы астында баш киемнәре һәм аксессуарлар җитештерүчеләр, «Триарт» ҖЧҖ һәм балалар колготкалары, оек-гольфлар җитештерүче, Peppy Woolton сәүдә исеме, «Авалон Продакшн» ҖЧҖ Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә Россиядә мода индустриясенең иң масштаблы CPM — Collection Première Moscow халыкара күргәзмә чарасында катнаштылар, ул 19-22 февральдә ЦВК экспоүзәгендә узды. 

Күргәзмә залларында 50 төрле товар төркеме тәкъдим ителеп, шул исәптән хатын-кызлар, ир-атлар киемнәре, балалар, кичке киемнәр, зур үлчәмле киемнәр һәм актив яшәү рәвеше өчен экипировкалар күрсәтелгән иде.

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге хезмәте – күргәзмәнең индивидуаль стендын төзүне, күргәзмә мәйданнарын һәм җиһазларын арендалауны, шулай ук үсеш институты теркәү җыемнары өчен түләүне үз өстенә ала. 

Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш алып баручы яки башларга ниятләүче җитештерүчеләргә ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге һәм Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан башкарыла. Хезмәтләрне һәм ярдәмне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында алырга мөмкин.

Эшкуарларга ярдәм итүнең актуаль чаралары турында мәгълүматны Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

Күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу һәм комплекслы ярдәм алу өчен заявканы МСП.РФ цифрлы платформасында тутырырга кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International