Андрей Железняков: Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнесы илкүләм проект акчалары хисабына 58,3 млрд.сумнан артык ярдәм алды

2024 елның 16 феврале, җомга

Татарстан Республикасы эшкуарлары 2023 елда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты акчалары хисабына гомуми суммасы 58,3 млрд.сумнан артык булган финанс ярдәме алганнар. Илкүләм гарантия системасында (НГС) катнашучыларның гарантияләре һәм поручительлекләре ярдәмендә финанслар, шул исәптән КУЭ корпорациясенең «зонт» поручительлекләре, шулай ук ташламалы кредит программасы буенча 1764 төбәкнең 2,2 меңгә якын компаниясе җәлеп ителгән. 

КУЭ корпорациясенең «зонт»  поручительлекләре барлык кредит программалары буенча, шул исәптән ташламалы программалар буенча да, ачык. Әгәр эшкуарның залогы җитмәсә, КУЭ корпорациясе 50% куркынычны үз өстенә алырга әзер. Барысы да бер тәрәзә режимында, банкта эшләнә. Эшкуар моның өчен бернәрсә дә түләми», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле утырышында чыгыш ясаганда КУЭ корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Железняков. 

«Зонт» йөкләмәләр ярдәмендә республика эшкуарлары 2023 елда 8,5 млрд.сумга якын өстәмә финансларны җәлеп итә алган.

Андрей Железняков шулай ук эшкуарлар белән очрашу үткәрде, анда яңа инвестиция проектлары буенча мәсьәләләр турында фикер алыштылар. 

2023 елда Татарстан Республикасының 28 компаниясе ташламалы инвесткредитацияләүнең берләштерелгән программасы буенча (ПСК+1764) гомуми суммасы 6 млрд.сумга якын булган озак сроклы финанслар алганнар. Программаның операторы булып КУЭ корпорациясе тора.

Эшкуарларга ярдәм чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла. Аны Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәрде һәм РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов кураторлык итә.

КУЭ корпорациясе  – кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү институты. Ул бизнеска кредит бирү өчен гарантияләр һәм поручительлекләр бирә, эре заказчыларның сатып алуларына керү мөмкинлеген тәэмин итеп, ритейлер киштәләренә эләгергә ярдәм итә. Корпорация шулай ук Федераль инновацион үсеш институты булып тора, югары технологияле инновацион КУЭ субъектларына ярдәм күрсәтә. МСП корпорациясе шулай ук МСП Банк һәм крауддинвестинг платформалары аша финанс ярдәме күрсәтә, эшкуарлык компетенцияләренә укыта һәм бизнесны акселерацияләү программаларын гамәлгә ашыра. «МИР» ИК аша компанияләрне үсеш стадиясендә финанслый. КУЭ Лизинг, КУЭ корпорациясенең бүлендек компаниясе ярдәмендә эшкуарлар лизинг акчаларыннан файдалана алу мөмкинлегенә ия була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International