2023 елда Татарстан эшкуарлары 87 млрд.сумнан артык ярдәм алган

2024 елның 16 феврале, җомга

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов төбәк Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында хәбәр итте. 

Ярдәм республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру кысаларында алынган: инвестиция һәм әйләнешле максатларга ташламалы кредитлар, кредит каникуллары һәм заемнарны реструктурлаштыру, РФ Хөкүмәтенең №1528 карары кысаларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү.

Исегезгә төшерәбез, төп ставка артуга карамастан, Татарстанда бизнес өчен ташламалы программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Эшкуарлар финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын онлайн рәвештә МСП.РФ цифрлы платформасында һәм «Минем экспорт» платформасында ала ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International