Республика бизнесы «Маркетологлар мәктәбе»ндә укуын дәвам итә

2024 елның 9 феврале, җомга

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Маркетологлар мәктәбе» бушлай мастер-класслар сериясен башлап җибәрә. Курс спикерлары клиентларны җәлеп итәргә һәм саклап калырга, табыш алырга ярдәм итүче алымнар җыелмасын бирәчәк.

Ачык мастер-класслар 13 һәм 27 февральдә 9.30-11.30 сәгатьләрдә узачак һәм сатулар һәм брендның танылуын арттыруга, шулай ук бер елга маркетинг планын эшләүгә багышланачак. Февраль аенда очрашуларның төп темасы реклама чыгымнары булмаган брендның популярлыгы булачак.

Реклама буенча очрашуларны алып баручы – эшкуар һәм маркетолог Диләрә Фәтхуллина. Чакырылган спикер  – Рамил Сафиуллин – ADEXE маркетинг агентлыгына нигез салучы, КФУның сайтлар эшләү һәм интернет-маркетинг буенча өлкән укытучысы, контекст рекламасы һәм бизнес-процессларны кертү белгече.

Катнашу бушлай, һәр мастер-класска МСП.РФ цифрлы платформасында «Бизнеска ярдәм чаралары» бүлегендә теркәлү кирәк, аннан соң «Минем бизнес» үзәге үткәргән укыту чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.

Татарстанда укыту чаралары РФ Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International