Татарстан эшкуарлары өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә азык-төлек һәм косметика продукциясен сертификацияләү үзенчәлекләре һәм брендны саклау турында вебинар узачак

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Россия экспорт үзәге (РЭҮ)  азык-төлек, медицина һәм сәнәгать продукциясе җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр өчен, шулай ук товарларны сертификацияләү нечкәлекләре турында БАДлар һәм косметика, шул исәптән хәләл һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең экспорт базарына чыкканда брендны саклау буенча  вебинар уздырачак.

Спикерлар булып халыкара хезмәттәшлек һәм продукцияне сертификацияләү өлкәсендәге экспертлар, РЭҮ вәкилләре чыгыш ясаячак. 

Вебинар түбәндәге сорауларга багышланачак: 

• Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә стандартлаштыру һәм техник көйләү
• Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә азык-төлек, сәнәгать һәм косметика продукциясен сертификацияләү тәртибе
• Хәләл сертификатын алу үзенчәлекләре
• Брендны саклау ысуллары һәм үзенчәлекләре
• Бизнеска нинди ярдәм бар

Вебинар 28.02.2024 көнне (чәршәмбе) Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә узачак

Бәйләнеш өчен сылтама чара башланырга бер тәүлек алдан барлык теркәлгән катнашучыларга җибәреләчәк. Чара буенча язмалар һәм материаллар вебинарга теркәлгән кулланучыларга гына юнәлдереләчәк.

Вебинарга теркәлү өчен сылтамага басыгыз.

Исегезгә төшерәбез, экспорт эшчәнлеген алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру һәм үстерү программалары РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә булдырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International