Хезмәтләр күрсәтү һәм ярдәм чаралары буенча Татарстан бизнесыннан 24,5 мең онлайн-гариза килгән

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

КУЭ корпорациясе МСП.РФ цифрлы платформасының ике еллык эшенә нәтиҗә ясады, аны булдыру һәм үстерү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектында каралган.

Платформаның ике ел эшләү дәверендә аның сервисларына һәм продуктларына эшкуарлар 4 млн тапкырдан артык мөрәҗәгать иткән, шулардан 2023 елда – 2,9 млн тапкырдан артыгы. Шул ук вакытта узган елда бер кулланучының сервисларны куллану ешлыгы 30% күбрәк арткан. Бу хакта Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов хәбәр итте.

«Ике ел элек Татарстан эшкуарлары өчен МСП.РФ цифрлы платформасы хезмәтләре һәм сервислары булган илнең беренче төбәкләренең берсе булды. Бүген платформа бизнесның ярдәмчесе булып тора һәм һәр эшкуарга кирәкле ярдәм чараларын дистанцион һәм ачык сайларга һәм алырга мөмкинлек бирә. Бу уңайлы һәм республика бизнесына ихтыяҗ булган ресурс – ике ел эчендә платформада Татарстан эшкуарларыннан килгән гаризалар саны 24,5 меңнән артып китте», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ике ел эчендә МСП.РФ цифрлы платформасы эшенең төп нәтиҗәләре арасында – гариза бирү тәртибеннән ярдәм һәм хезмәт күрсәтү чараларын актив адреслы сайлап алуга күчү. Ул кулланучы өчен тиешле чараларны өстенлекле итәргә, аларны индивидуаль тәртиптә тәкъдим итәргә һәм хәзерге вакытта ярдәм алуга комачаулаучы стоп-факторлар исемлеген бирергә мөмкинлек бирә.

«Адреслы чаралар сайлап алу нигезендә МСП.РФда 2022 елның декабрендә эшли башлаган цифрлы профиль ята. Үткән вакыт эчендә бу профильләр цифрлы платформа аша хезмәтләрдән файдалану һәм ярдәм чараларын алу өчен 150 мең тапкырдан артык кулланылган. Профиль функциясеннән 14 меңнән артык эшкуар файдаланган, – дип билгеләп үтте КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич. – Цифрлы платформаның хезмәтләре, кораллары һәм контенты даими камилләштерелә. Моның өчен без бизнес белән элемтәне кулланабыз, шул исәптән ел саен МСП.РФ кулланучылары белән берлектә сервисларны сынау нәтиҗәләрен дә тикшерәбез».

2023 елда МСП.РФ платформасын кулланучылар арасында  үзмәшгульләр – ике тапкыр күбрәк, ә юридик затлар һәм ШЭ – 70% тан артык. Цифрлы платформага элеккечә иң зур кызыксынуны сәүдә белән шөгыльләнүче эшкуарлар күрсәтә. Икенче урында – эшкәртү производстволары бизнесы, аның вәкилләре саны 1,7 тапкыр арткан. 

Барлык 89 төбәкнең бизнесына МСП.РФ аша меңнән артык төбәк ярдәм чарасы бар һәм 30дан артык сервис керә.

Платформаны кулланучыларның дүрттән бер өлешеннән артыгы биш төбәккә туры килә: Мәскәү, Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Свердловск өлкәсе. Татарстанда теркәлгән кулланучылар саны 31,5 меңнән артып киткән.

Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта бизнес өчен Цифрлы платформа КУЭ корпорациясе һәм РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Аның бурычлары арасында – кече һәм урта бизнес өчен хезмәтләр һәм ярдәм чаралары булуны арттыру. Цифрлы платформаны булдыру һәм үстерү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектында каралган. Аны РФ Президенты  Владимир Путин башлап җибәрде, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары  Андрей Белоусов гамәлгә ашырылуына кураторлык итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International