ТР Икътисад министрлыгы илкүләм проект кысаларында стартап – компаниянең энергияне сак тотучы яктылык-техник җиһазларын җитештерү урынында булды

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Химград» технополисы вәкилләре җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «ПК «Ледус» ҖЧҖ энергияне сак тотучы яктылык-техник җиһазлар җитештерү урынында булдылар.

 «ПК «Ледус» стартап компаниясе 2021 елдан Казанда «Химград» технополисының арендага алынган мәйданнарында эшчәнлек алып бара, яктылык-техник җиһазлар җитештерү, шулай ук аны автоматлаштыру һәм идарә итү белән шөгыльләнә. «ПК «Ледус»  яшь компаниясенә нигез салучы Нияз Мөхәммәтшин җитәкчелегендә программалаштырылган чиплы платадан торган уникаль продукт эшләнә, ул яктырткычка тоташтырыла һәм лампаның куәтен башка яктылык чыганаклары булуга бәйле рәвештә көйли. Технология яктылыкта электр энергиясенең 30% экономияләргә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, күпчелек вакыт лампалар экономия режимында эшли, шуның аркасында аларның хезмәт итү вакыты арта. Шулай итеп, тулы караңгылыкта лампа тулы куәтенә эшли, ләкин кояш яктысы булганда ул кирәкле ноктада яктырту кирәкле дәрәҗәгә җитәрлек дәрәҗәдә эшли башлый.

2023 елда Татарстанның «ПК «Ледус» стартап компаниясе кече бизнесны үстерү буенча илкүләм проект кысаларында ярдәмнән файдаланган, ягъни Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фондының 2,0 млн.сумлык поручительлегеннән файдаланып, компания Дәүләт оборона заказын үтәүгә автоматлаштырылган идарә функцияләре булган яктырту җиһазларын әзерләү өчен 4,1 млн. сумлык банк гарантиясен җәлеп итә алган.

«Илебез Президенты В.В. Путин инициативасы белән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты башлап җибәргән эшкуарларга ярдәм итүгә һәм шул исәптән импортны алыштыра торган компанияләр төзүне стимуллаштыруга юнәлтелгән. Бүгенге көндә энергия ресурсларын экономияләргә мөмкинлек бирә торган һәм дөньяда аналоглары булмаган продукт. Бу – технологик суверенитетка адым булган ватан эшләнмәсе. Кече һәм урта бизнес өчен шартлар булдыруга федераль һәм республика дәрәҗәсендә аерым игътибар бирелә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

«ПК «Ледус» ҖЧҖ компаниясе планнарында – яктыртуны автоматлаштыру һәм идарә итү платаларының җитештерү циклы өчен профильле җиһазлар сатып алу, продукция ассортиментын арттыру һәм җитештерүне киңәйтү.

Искәртеп узыйк, Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм Министрлыкка караган «Минем бизнес» үзәге һәм Россия Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында  гамәлгә ашырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды банкларның бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма кредит алу өчен җитәрлек залог белән тәэмин ителеше булмаган эшкуарларның йөкләмәләре буенча поручительлек бирә.

Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак белә ала, телефоннар: +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча Фондның үзенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International