Татарстан эшкуарларына экспортка чыгуның беренче адымнары турында сөйләячәкләр

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Гыйнварда Татарстан эшкуарлары өчен «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында  экспорт эшчәнлегенә багышланган 5 чара узачак. Оештыручылар – ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән Экспортка ярдәм итү төбәк үзәге һәм «Минем бизнес» үзәге. 

Чаралар комплексында беренче булып «Экспорт: беренче адымнар. Яңа экспортлаучыга нәрсәләр белергә кирәк?» онлайн-вебинары булачак. Ул 23 гыйнварга, 10:00 сәгатькә планлаштырылган. 

Онлайн-чарада республикада гамәлгә ашырыла торган экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары җентекләп яктыртылачак. Бу халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру, чит ил контрагентын эзләү, экспорт контрактын озата бару, халыкара маркетплейсларда урнаштыру, укыту. Барлык хезмәтләр дә КУЭ илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм республика бизнесы өчен бушлай булып тора. 

Шулай ук финанслау шартларында ЭЯҮ халыкара сертификацияләү, маркетинг тикшеренүләре үткәрү, продукцияне экспортка китерү һ.б. чыгымнарның 80% кадәр финанслый. 

Моннан тыш, очрашуда «Россия экспорт үзәге» АҖнең финанс инструментлары – хезмәтләре каралачак: экспорт алды финанслары, дебиторлык бурычларын финанслау, «Экспортка акча» тартма продукты, ӨХС кайтару, «Гарантия. КУЭ өчен ӨХС кайтару»  тартма продукты һ.б.

Туры эфир әлеге сылтама буенча булачак https://us06web.zoom.us/j/84427677553?pwd=SO1N7fmDeiClqepwgRQd5oVTOuBQaP.1

Чарага теркәү 23 гыйнварга кадәр МСП.РФ цифрлы платформасында «Бизнеска ярдәм чаралары» бүлегендә бара. Теркәлү һәм катнашу мәсьәләләре буенча әлеге телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:  +7 (843) 222-90-60 (өст. 279).

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда эшлекле активлыкны үстерү һәм бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру программалары РФ Президенты  Владимир Путин  Указы нигезендә булдырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International