Татарстан экспортерлары чит ил базарларына чыгу бизнесы өчен бушлай интенсивта катнаша ала

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, мойбизнес.рф порталы, Россия экспорт үзәге белән берлектә, «Минем экспорт» платформасы аша электрон сәүдә буенча бушлай интенсив эшли башлый. Уку 12-14 февральдә чит ил базарларына чыгуны планлаштыручы эшкуарлар өчен узачак.

Интенсивта катнашучылар нинди экспорт инструментлары барлыгын һәм чит ил сәүдәсен онлайн-форматта ничек башларга, тиешле мәйданчыкта ничек теркәлергә, платформада урнаштыру өчен товар карточкаларын ничек әзерләргә кирәклеге, шулай ук сатуны арттыру ысуллары турында беләчәкләр.

Беренче көн нигезләргә багышланачак: интернет-сәүдә төшенчәсе, онлайн-каналларның төрләре, теркәлү һәм электрон сәүдә коралларын эффектив сату куллану нечкәлекләре.

Икенче көнне эшкуарлар экспорт өчен урыннар һәм төбәк сайлау эше белән танышачак, конкрет продукция өчен тиешле онлайн-канал сайлый алачак.

Соңгы көнне экспертлар һәм катнашучылар товар карточкалары өчен контент булдыру турында сөйләшәчәкләр, алга этәрүнед төп чараларын тикшерәчәкләр.

Интенсив VK платформасында узачак, кураторларга сораулар бирү һәм өй эше буенча кире элемтә алу мөмкинлеге булачак. Бонус буларак, катнашучылар WeChat-ка продукцияне ничек бушлай урнаштырырга һәм кытай телен белмәсәләр дә сатып алучыларны ничек табарга икәнлеген беләчәкләр.

Интенсивка 16 гыйнвардан 9 февральгә кадәр әлеге  сылтама аша теркәлергә була, катнашучылар саны чикләнмәгән. Вебинарларны Россия экспорт үзәге экспертлары үткәрәчәк.

«Минем экспорт» платформасы коралларын иң нәтиҗәле куллану өчен юридик зат җитәкчесенең яки шәхси эшкуарның электрон цифрлы имзасы кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International