Татарстан Республикасы Гарантия фонды республика эшкуарлары өчен «Ярдәм – 2024» ташламалы продуктын эшләтеп җибәрде

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Ярдәм – 2024» ташламалы гарантия продуктын эшләп чыгарды, бүләкләү буенча минималь ставкасы – 0,5%.

Ташламалы «Ярдәм – 2024» продуктыннан икътисадның барлык тармакларында эшчәнлек алып баручы республика эшкуарлары файдалана ала.  Уен бизнесы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар, шулай ук кредит һәм иминият оешмалары гына искәрмә булып тора.

«Ярдәм – 2024» продукты буенча поручительлекнең максималь суммасы 70 млн.сум тәшкил итә, поручительлек күләме – кредит суммасының 50% кадәр. Бүләкләү ставкасы теркәлгән һәм 0,5% тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы нәтиҗәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган эшкуарларга заем финансларын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирә.

Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак белә ала, телефоннар: +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча Фондның үзенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасында эшкуарларга ярдәм Россия Федерациясе Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International