Татарстанда үзмәшгульләргә яңа ел ярминкәсендә бушлай сәүдә урыннары биреләчәк

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге бөтен республикадан үзмәшгульләргә Казан үзәгендә 200дән артык бушлай сәүдә урыны бирәчәк. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча «Татарстан мин инде ул» һөнәрчелек продукциясенең яңа ел ярминкәсе 22-24 декабрьдә узачак. 

Республика башкаласында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Камал театры янында өч көнлек Татарстан үзмәшгульләре продукциясе ярминкәсе узачак. Бушлай җиһазландырылган сәүдә урыннарында бөтен республикадан үзмәшгульләр ярминкә кунакларына татлы бәйрәм бүләкләре, шоколад, милли колоритлы бизәнү әйберләре һәм киемнәр, көндәлекләр, открыткалар һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим итәчәк.

Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы төбәк үзенчәлеген чагылдырган республика үзмәшгульләре продукциясен алга сөрү өчен ел саен «Татарстан мин инде ул» бренды белән зур ярминкәләр үткәрә. Мондый формат үзмәшгульләргә үзләре һәм үз эшләре турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә. Аларда катнашу – бушлай. 

Исегезгә төшерәбез, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы гамәлдә булган 5 ел эчендә республикада 299 мең кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Үзмәшгульләр саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында 1 нче урында һәм илдә 5 нче урында тора. 

Һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен республиканың бизнеска ярдәм итү институтлары чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Бу финанс ярдәме чаралары – грантлар һәм микрозаймнар, шулай ук продукцияне маркетплейсларда, социаль челтәрләрдә алга этәрү, проектларны үстерү һәм масштаблаштыру буенча укыту программалары һәм башкалар. 

Ярминкәдә катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында калдырырга мөмкин. Хезмәт «РФ территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслау» дип атала.

Татарстан Республикасында үзмәшгульләргә ярдәм Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International