Татарстан экспортерлары өчен логистика буенча вебинар үткәреләчәк

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

28 ноябрьдә Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен «Экспортерлар өчен логистика» темасына вебинар уздырылачак. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары бурычларына җавап бирә. 

Спикерлар сыйфатында Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге генераль директоры урынбасары Алексей Ненич, «РЖД Логистика» компаниясенең агрологистика хезмәтләрен сату бүлегенең баш белгече Никита Трегубов һәм «Экспорт» бизнес үсеше дирекциясенең «Россия Почтасы» юнәлеше җитәкчесе Игорь Яшин чыгыш ясаячак. 

Очрашуда су транспорты һәм контейнер, автомобиль, тимер юл транспорты, шулай ук йөкләү-бушату эшләре, йөкләрне саклау, «РЖД Логистика» сервисы белән эшләү өстенлекләре һәм экспорт илләренә йөкләр китерү буенча ярдәм чаралары мәсьәләләре каралачак. 

Чарага 28 ноябрьгә кадәр сайтта теркәлергә була. Конференциягә сылтама буенча тоташырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International