Татарстанда Үзәк банкның төп ставкасы артканнан соң бизнес өчен кредитлар буенча ташламалы ставкалар сакланып калды

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Ә РФ Үзәк банкның төп ставкасын агымдагы елның октябрендә 15% кадәр арттыру фонында Татарстанда бизнес өчен микрозаймнар буенча ставкаларны саклап калу турында карар кабул ителде. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган программалар кысаларында максималь ставка еллык 5,5 процентка кадәр тәшкил итә. 

Бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышлап, «Татар-информ» МА узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. 

Карар бизнесны үстерү өчен ташламалы финансларны арттыруга бәйле. 

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында финанс программаларын ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды гамәлгә ашыра. Хәзерге вакытта республика эшкуарлары өчен бизнесның төрле категорияләренә һәм өлгерү дәрәҗәсенә исәпләнгән 8 ташламалы микрофинанс продукты гамәлдә. Бурыч алучыларның категориясенә бәйле рәвештә микрозаймнар буенча ставкалар 0,1 проценттан 5,5 процентка кадәр тәшкил итә.

Кече һәм урта бизнес өчен микрозаймның чик суммасы 5 млн сум тәшкил итә. Һөнәри керемгә салым кулланучы физик затлар өчен лимит – 500 мең сум. Микрозаймнар бирүнең максималь вакыты – өч ел.

Моннан тыш, Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре, үзләренең залог тәэмин ителеше булмаганда яки җитешмәгәндә, Татарстан Республикасының Гарантия фондына мөрәҗәгать итә алалар, аның арсеналында КФХ, индустриаль һәм сәнәгать парклары, экспортерлар, онлайн-сәүдә өлкәсендә эшкуарлар һәм башкалар өчен төрле гарантия продуктлары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International