Узган атнада Казанда «Казан Экспо» мәйданчыгында халыкара хезмәттәшлекне яхшыртуга, импортны алмаштыру һәм фәнни-техник мәгълүмат алмашу мәсьәләләрен хәл итүгә багышланган KDW 2023 халыкара форумы узды.
Чара кысаларында ачык сессияләр, түгәрәк өстәлләр һәм фикер алышулар уздырыла. Әмма форумның визит карточкасы булып киң күргәзмә зонасы тора. Халыкара күргәзмәдә Татарстанның ун җитештерүчесе дә катнашты:
Компанияләрнең катнашуы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, эшкуарларга ярдәм итүнең актуаль чаралары турында мәгълүматны Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.