2023 елның август ахырында Мәскәүдә автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү өчен запас частьләр, автокомпонентлар, җиһазлар һәм товарлар буенча «MIMS Automobility Moscow 2023» 27 нче халыкара күргәзмә узды. Татарстанның 5 компаниясе күмәк стенд составында республика продукциясен тәкъдим итте.
Россия, БДБ, якын һәм ерак чит илләрнең барлык автомобиль сәнәгате сегментлары вәкилләре үз продукциясен тәкъдим итү һәм эшлекле программа кысаларында автосәнәгатьнең төп мәсьәләләрен хәл итү өчен күргәзмәгә җыелды. Төп дистрибьюторлар һәм җитештерүчеләр катнашында компанияләр MIMS Automobility Moscow чарасында машинага хезмәт күрсәтү өчен товарларның теләсә кайсы категориясе буенча кызыксындырган тәэмин итүчене таба алалар.
5 Татарстан компаниясенең күмәк стенд составында катнашуын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге оештырды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Экспортка ярдәм итү үзәге коллектив һәм шәхси күргәзмә стендын төзүне, күргәзмә мәйданнарын һәм җиһазларын арендалауны, шулай ук теркәү җыемнарын түләүне оештыра.
Республикадан экспонентлар булып катнашучылар:
- «VESA SYSTEM» ҖЧҖ – склад һәм транспорт логистикасы, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш индустриясе өчен борт үлчәүләрен эшләүче;
- «РУ-Инжиниринг» ФҖП ҖЧҖ – RU-DRIVE маркасы белән энергия саклау җиһазлары җитештерүче;
- «ТРИС» ҖЧҖ – Gaust бренды белән аэрозоль баллоннарда автохимия җитештерүче;
- «Автоагрегат» Кама заводы» ҖЧҖ – автомобильләр, автобуслар, тракторлар һәм махсус техника өчен автокомпонентлар проектлый һәм җитештерә;
- «Пружинный проект» ҖК» ҖЧҖ – пружиналар һәм пружиналы әйберләр җитештерү.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында дус илләрдә үз продукцияләрен ничек экспортка чыгарга һәм тәкъдим итәргә кирәклеге турында «Минем бизнес» үзәге белгечләре кайнар линия телефоны аша сөйләячәк: 8 (843) 524-90-90.