Татарстанның кече һәм урта бизнесы тышкы рекламаны 1 сумнан башлап урнаштыра алачак

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Gallery компаниясенең уртак программасы кысаларында Татарстан эшкуарлары цифрлы экраннарда рекламаны гадиләштереп эшли алачак.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Gallery тышкы рекламаның иң эре цифрлы операторы «Минем бизнес»  үзәге базасында «Бер сумнан реклама» уртак программасын башлап җибәрде, аның кысаларында эшкуарлар цифрлы экраннарда рекламаны гадиләштереп эшләтеп җибәрә алачак.

Һәр эшкуарга реклама счетын 1 сумнан тулыландырганда 10 000 бонус сум һәм реклама креативын бушлай эшләү мөмкин булачак. Моннан тыш, кече һәм урта бизнес хуҗаларын вебинарларда һәм шәхси консультацияләрдә тышкы рекламада кампанияләрне үзләре башларга өйрәтәләр.

Ярдәм программасы буенча рекламаны Россиянең 32 шәһәрендә, шул исәптән Казанда урнаштырырга мөмкин. Эш VDOOH тышкы реклама маркетплейсы аша алып барыла: үз бизнесы турында туган шәһәрендә яки кирәк булганда бөтен ил буенча билбордларда сөйләргә мөмкин.

Программада катнашу өчен:

1️. МСП.РФ цифрлы платформасында, «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, «Бөтен Россия буенча цифрлы экраннарда реклама урнаштыру буенча программа» хезмәтен сайларга кирәк

2️. VDOOH сайтында «Минем бизнес» үзәгеннән гаризада күрсәтелгән e-mail адресына җибәреләчәк сылтама буенча теркәлергә;

3️. Яңа кампания булдырырга һәм реклама кампаниясе төрен сайларга (контактлар яки шоулар);

4️. Бюджетны 1 сумнан тулыландырырга һәм 10 000 бонус сум һәм бушлай креатив эшләү мөмкинлеген алырга. Әгәр дә сез бонусларны сарыф итәргә өлгерми калсагыз, программа тәмамлангач, баллар янмаячак.

 5. Рекламаны башлап җибәрергә кирәк.

Бу хезмәт турында тулырак «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча белергә мөмкин: 8(843)524-90-90.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм «Минем бизнес» үзәге һәм Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International