Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Россия Банкының Финанс конгрессында «ПАРТНЕРЛЫК ФИНАНСЛАВЫ: ИКЪТИСАДНЫ ҮСТЕРҮ ӨЧЕН ЯҢА ИНСТРУМЕНТЛАР» сессиясендә катнашты
Санкт-Петербургта 6 июльдә Россия Банкының Финанс конгрессы старт алды, ул финанс-икътисад өлкәсендәге төп вакыйгаларның берсе булып тора.
Конгресс Россиянең эре банклары һәм финанс өлкәсендәге башка компанияләр, дәүләт хакимияте органнары, чит ил милли банклары вәкилләрен җыйды. Конгресста 850 дән артык кунак катнаша.
Конгрессның икенче эш көнен «Партнерлык финанславы: икътисадны үстерү өчен яңа инструментлар» сессиясе ачты, аның эшендә спикер сыйфатында Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Сессия кысаларында Россиядә эксперименталь-хокукый режимны гамәлгә ашыруны исәпкә алып, партнерлык финанславы механизмын гамәлгә ашыру, шулай ук илкүләм икътисадка инвестицияләр җәлеп итү өчен аны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
«Бүген Татарстанда партнерлык финанслары секторы актив үсеш ала, әлеге өлкәдә хезмәт күрсәтүче оешмалар эшли.
Алар кулланучылар һәм бизнес-финанслар, кичектереп түләү шартларында торак финанслары, шәригать таләпләренә туры китереп лизинг һәм инвестиция килешүләре һәм пай фондлары аша акча кертү мөмкинлеген бирә. Ике банк партнерлык буенча финанс принципларына туры килгән дебет картасын тәкъдим итә,» – дип билгеләп үтте М.Р. Шаһиәхмәтов.
Моннан тыш, сессия кысаларында партнерлык һәм традицион финанслар шартларын тигезләү, партнерлык иминиятләштерү инструментларын (Такафул) үстерү, сукук (ислам облигацияләрен) кулланып инвестицияләр җәлеп итү һәм әлеге секторны алга таба үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Конгрессның эшлекле программасы 100 дән артык спикер катнашында 28 панель дискуссиядән тора. Финанс секторында көйләү, акча-кредит сәясәтенең яңа шартларында икътисадны үстерү һәм башка күп кенә темаларны тикшерү планлаштырыла.