Татарстанда бизнесны тикшерүләр саны 1,4 тапкырга кимегән

2023 елның 7 июле, җомга

Мораторий үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте: 2023 елның 1 яртыеллыгында республика контроль органнары үткәргән тикшерүләр саны 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,4 тапкыр яки 28% ка кимегән. Мәсәлән, 2022 елның 1 июленә 1 950 тикшерү үткәрелгән, 2023 елның 1 июленә – 1 404 тикшерү.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның мартыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карары белән планлы тикшерүләргә мораторий 2030 елга кадәр озайтылды.

2023 елда планнан тыш тикшерүләр сакланачак, әмма хәтәрлек юнәлешендәге алым мантыйгына буйсыначак. Аларны хәзер контроль органнарга мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы күрсәткечләре нигезендә генә үткәрергә мөмкин. 2023 елда профилактик визитлар тикшерүләргә караганда 2,3 тапкыр күбрәк уздырылган. Россия Икътисадый үсеш министрлыгының  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган видеоролигы эшкуар хокуклары турында белергә ярдәм итәчәк: https://mert.tatarstan.ru/pressa/video.htm/video/8959239.htm
 
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы эшкуарлары контроль органнарының планлаштырылган, агымдагы тикшерүләре һәм профилактик чаралары турында, шулай ук кабул ителгән карарларны РФ Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында «Контроль һәм күзәтчелек» махсус бүлегендә күрә һәм белә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International