Татарстанда профилактик визитлар саны тикшерүләр саныннан 2 тапкыр күбрәк

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Кертелгән мораторийны исәпкә алып, Татарстанга профилактик визитлар саны 2023 елның 1 яртыеллыгында республика контроль органнары үткәргән тикшерүләр саныннан 2,3 тапкыр артыграк. 2023 елның 1 июленә 1 404 тикшерү, 614 профилактик визит үткәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның мартыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карары белән планлы тикшерүләргә мораторий 2030 елга кадәр озайтылды. 

2030 елга кадәр бизнесны планлы тикшерүләр зыян китерү куркынычы гадәттән тыш югары һәм югары булган объектларда гына үткәреләчәк.

Тикшерүләрнең расланган форматы бизнеска йөкләнешне тагын да киметүне тәэмин итәргә һәм хокук бозуларны профилактикалауга басымны чигерергә мөмкинлек бирәчәк.

Профилактиканың төп инструментларының берсе – контроль органнары тарафыннан профилактик визитлар үткәрү. 

Профилактик визит форматы бик нәтиҗәле, чөнки эшкуарлар белән аралашу режимында артык административ басымсыз гына эшкуарлар һәм кулланучылар мәнфәгатьләренә җавап бирүче бизнесның куркынычсыз эшләвенә ирешергә мөмкинлек бирә.

Профилактик визитлар барышында эшкуарлар мәҗбүри таләпләр турында, шулай ук гамәлгә ашырыла торган эшчәнлеккә ярашлы рәвештә законнарны үтәү өчен кирәкле барлык мәгълүматны ала.

Бу бик яхшы корал, ул бозуларны бетерергә дә, артык административ йөкләнешне булдырмаска да ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы эшкуарлары контроль органнарының планлаштырылган, агымдагы тикшерүләре һәм профилактик чаралары турында, шулай ук кабул ителгән карарларны РФ Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында «Контроль һәм күзәтчелек» махсус бүлегендә күрә һәм белә ала.

Шулай ук тикшерүләр һәм профилактика чаралары белән «Сыналган бизнес» интернет-ресурсында танышырга мөмкин, ул Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервисларның бушлай цифрлы платформасы булып тора: https://provbiz.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International